Общественно-политическая газета. Издаётся с ноября 1930.

Иртәгә – балачакның төп бәйрәме

31.05.2018 14:57:0014:05

Бала-чаганы хәрәкәтле уеннар, спорт ярышлары, бәйгеләр көтә

Балаларны яклау көненә багышланган чаралар бүген үк башлана. Алар 12.00 сәгатьтә “САВА”, “Газпром Трансгаз Уфа” һәм “Русия матбугаты” командалары арасында хоккей матчларыннан башланачак. Уеннар арасында 14.30 сәгатьтә спортчылар шәһәр паркында чемпионнар сукмагына нигез салачак.
Иртәгә, 1 июньдә, 10.00 сәгатьтә үзәк мәйданда “чемпион белән күнегү” үтәчәк. Шунда ук 10.30 сәгатьтә – “Бишекләр тантанасы”, Балалар (үсмерләр) иҗат йорты мәйданчыгында яшьләр – урам баскетболы, “Чемпион” клубында гаилә парлары бильярд уйнаячак. Шәһәр паркында уеннар, бәйгеләр, балалар сабан туе, концерт булачак.
“Туймазы-Арена” боз комплексында шул ук вакытта танылган хоккейчылар осталык дәресләре үткәрәчәк.
12.00 сәгатьтә район Хакимиятендә (Октябрь мәйданы, 1) – “Русия матбугаты” командасы белән матбугат конференциясе. 15.00 сәгатьтә боз комплексында – “Русия матбугаты” белән “САВА” командалары арасында финал уены.




0
20


0
Оставить комментарий