Общественно-политическая газета. Издаётся с ноября 1930.

Бер атнада өч янгын

03.07.2018 09:52:0009:07

Чәршәмбе көнне Серафимовкада шәхси йорт ихатасындагы каралты-кураларга ут капкан.

Икенче көнне исә янгын шәһәрдәге гаражларның берсендә чыккан. 
Җомга көнне янгын сүндерү бүлеге Чапаев урамында тугыз катлы йорттагы янгынга чакыртылган. Хәвефсезлек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Олег Лазарев сүзләренә караганда, фатирда чыккан янгынның ихтимал сәбәбе – электр үткәргечендәге кыска ялганыш. 
Исегезгә төшерәбез, рес-публиканың җиде төбәгендә, шул исәптән Туймазы районында көннәр эссе, коры тору сәбәпле, янгын хәвефсезлегенең 4нче классы фаразлана. Димәк, урманнарда, бакча һәм дача биләмәләрендә учак ягу тыела. Җилле көнне мунча да ягарга ярамый. Сварка эшләрен чикләргә тәкъдим ителә. 




0
21


0
Оставить комментарий