Общественно-политическая газета. Издаётся с ноября 1930.

«Әти булу бәхете»

общество

16.01.2018 11:00:0011:01

Туймазыда  бәйге җиденче тапкыр үткәрелә

Туймазыда  бәйге җиденче тапкыр үткәрелә

Бәйгене оештыручылар – «Туймазы хәбәрләре» гәзите һәм «Ковчег» гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге. Быел ул «Гаилә сакчысы – Ватан сакчысы» өндәмәсе астында үткәрелә.

Бәйге 14 гыйнварда башлана. Берничә бүлек тәкъдим ителә: «Иҗади гаилә», «Иң тату гаилә», «Өчләтә әти», «Әтилек бурычына тугрылык», «Иң булдыклы әти», «Иң зирәк әти», «Үзенчәлекле фоторәсем».

Балаларының әтиләре белән төшкән иң күркәм, дулкынландыргыч һәм шаян өч фотосын 5 февральгә кадәр электрон адреска җибәрегез: fotokonkurs@tuvest.ru яки кәгазьгә басылган фотоларны редакциягә китереп бирегез: Туймазы, Мичурин ур., 20б, 20нче бүлмә). Фотосурәтләрнең сыйфатына игътибар итегез.

Авторның исем-шәрифләрен, фотода кемнәр сурәтләнүен билгеләгез, бу фотоның тарихы булса, язып китерегез. Әтиегез турында сөйләргә кыенсынмагыз – илебез үз каһарманнарын белергә тиеш! Элемтәгә керү өчен телефон һәм электрон адресыгызны күрсәтегез.

Бәйгегә 23 февральдә йомгак ясалачак. Гәзитне игътибар белән укып барыгыз: бүләкләү вакыты өстәмә хәбәр ителәчәк, редакциядә үтәчәк. 





0
146


0
Оставить комментарий