Общественно-политическая газета. Издаётся с ноября 1930.

Киловатт-сәгать кыйммәтләнәчәк

02.07.2018 10:59:0010:07

Шуның белән бергә башка үткәргечләр хезмәтләре бәяләре дә артачак

1 июльдән илебездә торак-үткәргечләр хезмәтләренә бәяләр арта. Безнең районда барлык торак-үткәргечләр хезмәтләренә тарифлар күтәрелү тоташ алганда 
6 проценттан артмаячак. Ул республикада һәм федерациянең Идел буе округында иң түбән бәяләрнең берсе булып калачак. 
Район Хакимиятендә хәбәр итүләренчә, шәһәрдә салкын суның 1 кубометры бәясе 28,50 сумга җитәчәк. Суүткәрү (канализация) – бер кубометры өчен 17,95 сумга кадәр. Кайнар су һәм җылылык бәясе 1776,17 сум тәшкил итәчәк (1 Гкал.). 
Электр плитәләре кулланылган йортлар өчен электр энергиясе бәясе 2,01дән 2,11 сумга кадәр күтәреләчәк 
(1 кВт/сәг.). Газ плитәсе белән җиһазланган йортлар өчен – 2,87дән 3,01 сумга кадәр (1 кВт/сәг.). Ике ставкалы исәпләгечләр өчен ике ставкалы тариф, бер ставкалы өчен бер ставкалы тариф кулланылачак. Безнең районда соңгысына өстенлек бирелә. 




0
63


0
Оставить комментарий