Общественно-политическая газета. Издаётся с ноября 1930.

Президент белән әңгәмә

05.06.2018 12:27:0012:06

7 июньдә Мәскәү вакыты буенча 12.00 сәгатьтә Владимир Путин белән «Туры элемтә» узачак

Туры эфирда дәүләт башлыгы халыкның сәясәт, икътисад, халыкара хәл-торышка кагылышлы, шулай ук иҗтимагый әһәмияттәге сорауларына җавап бирәчәк. Русиянең һәр кешесе Президентка сорау бирә ала. Аеруча кызыклы һәм көнүзәкләре Владимир Путинга туры эфирда юлланачак. 
Дәүләт башлыгына соравыгызны берничә ысул белән җибәрә аласыз:
–  Хәбәрләрне уртак эшкәртү үзәгенең  түләүсез телефоны (8-800-200-40-40) аша;
– фәкать Русиянең элемтә операторлары телефоннарыннан 0-40-40 номерына смс-хәбәр җибәреп (рус телендә, күләме 70 билгедән артмасын);
– moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сәхифәсе ярдәмендә яки рәсми “Москва-Путину” кушымтасы аша;
– җәмәгать челтәрләре: “ВКонтакте” һәм “Одно-классники”дагы рәсми “Туры элемтә” төркеме аша.
Туры эфирда “Туры элемтә”не “Беренче канал”, “Россия-1”, “Россия-24”, “ОТР” күрсәтәчәк. Программа “Маяк”,” Вести-FM” `һәм “Радио России” радиостанцияләре аша тапшырылачак.




0
61


0
Оставить комментарий