Общественно-политическая газета. Издаётся с ноября 1930.

Проект тәкәббер, әмма башкарып чыгарлык бурычлар куя

31.05.2018 15:02:0015:05

Районның 2030 елгача исәпләнгән стратегия-юнәлеше тикшерелде

Җәмәгатьчелек тарафыннан районның “Стратегия-2030” проектын ачыктан-ачык тикшерү 29 майда үтте. Ул район Хакимияте башлыгы Айдар Суфияновның: “Без бу документны бер генә ай әзерләмәдек. Хәзер бөтен уңай һәм тискәре якларын күздән кичереп, алга барырга тиешбез!” – дигән сүзләреннән башланып китте. 
Документны җентекләп өйрәнү шуны раслый: туймазылыларның омтылыр, ирешер максатлары бар. “Стратегия” кысаларында чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә дистә ярым проектны тормышка ашыру күздә тотыла, шул исәптән “Туймазы” курорты”, “Туймазы” агропаркы”, “Инновацияле мәгариф комплексы”, “Күмәк спорт” һәм башкалар. 
Куелган бурычлар уңышлы хәл ителгән очракта уртача айлык хезмәт хакын һәм ваклап сату әйләнешен җан башына икеләтә диярлек арттыру, районның халык саны үсешен 132,3 меңнән 137,7 меңгәчә җиткерү көтелә.
–  Бу тормыштан аерып алынган проектлар түгел, районның башкарма хакимиятенә аны үтәргә туры киләчәк, – дип ассызыклады Русия Фәннәр академиясенең Уфа фән үзәге җитәкчесе Ренат Ахунов.
Алексей ШИЛЬНИКОВ.
 (Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).




0
68


0
Оставить комментарий